Балам диеп яши ата- ана
Балам диеп тибә йөрәге.
Балам диеп өзелә үзәкләре
Балам диеп үтә гомере.
Җанны ярып чыга бит ул бала
Синең җаның аның җанында
И Ходаем, сакла балаларны
Бул син һәрчак алар янында.
Авырлыклар салсаң – чамалап сал
Күтәрерлек булсын иңнәре
Бәхет, шатлыкларын күберәк бир
Күтәрә алган кадәр үзләре.
Киртәләрең салсаң – биек итмә
Бер күрүдә яшьләр чикмәсен
И Ходаем үтенеп сорыйм синнән
Балам юлын тайгак итмәче.
Хәерле гомерләр бир балаларга
Озын булсын бала гомере!
Сау-сәламәт булып яшәсеннәр
Тоеп җирдә яшәү кадерен.(Рүзилә Гатауллина)
Напишите ответ или комментарий